icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Время в Татышле
20:03
Четверг, 2 Мая
Рекламный баннер 990x90px top

САГЫНАБЫЗ

07:50 13.10.2023 16+
САГЫНАБЫЗ, ЮКСЫНАБЫЗ ...

Әнгам АТНАБАЕВ

* * *



«Юк, сагынмам», – димә, сагынырсың,

Сагынырылык чаклар күп булды.

Кочаклашып, тубыл төбен саклап,

Таң атканчы кемнәр утырды?

Йөрәкләргә капкан сөю уты

Икебезне бердәй көйрәтте.

Акрын гына, башын түбән иеп,

«Яратам шул», – диеп кем әйтте?

Без саклаган тубыл агачының

Бөреләре язын шыттылар...

Бар дөньяның бәхетен күтәргәндәй,

Роддомнан кемнәр чыктылар?

Кемнәр алар явыз гайбәтләрдән

Мәхәббәтне саклап йөретте?

Бер шатлыкны урталайга бүлеп,

Пар кайгыны кемнәр бер итте?

Синең белән икәү – без бит ул!

«Юк, сагынмам», – димә, сагынырсың.

Сагындыра бит ул үткәннәр.

Алар шулай сагындырыр өчен

Тиз-тиз генә үтеп киткәннәр.

2857

Оставить сообщение: