icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Время в Татышле
01:00
Четверг, 13 Февраля
Рекламный баннер 990x90px top

"Тәтешлем"

10:19 02.02.2025 16+
"Тәтешлем"

Үзәге син туган районымның,
Житмеш алты авыл тирәңдә.
Иген үсǝ басу, кырларында,
Нефть ятмалары тирәндә.

Яши синдә төрле милләт халкы,
Яши алар тату, дус булып.
Ераклардан кайткан кунакларын
Карый сина бүген таң калып.

Сиңа кайта озын юллар үтеп,
Уфа, Казаннарга киткәннәр.
Бәйрәменә җыелалар бүген
Тормыш юлын синдә үткәннәр.

Казанышлар яулап яши халкын,
Спортта, төзелештә, сәнгатьтә.
Данга күмә райондашлар сине
Уңышлары белән хезмәттә.

Әнгам Атнабайлы, Каһим Әүхатовлы
Күрдем авылы үзе ни тора!?
Дөнья белгән шагыйрь - Гали Чокрый...
Башка шагыйрьләрне син кара...

Салаватың, Наиләңне күр син,
Җырларыннан күңел нечкәрә.
Хәниянең үзгә моңлы җырын
Һәркем жаны аша үткәрә.

Батырларың - халкың горурлыгы,
Һәрберсенә һәйкәл куярлык.
Иле өчен гомерен биргән алар,
Исемнәре ташка уярлык.

Аз да түгел, күп тә түгел - туксан яшең,
Ява котлау төрле төбәктән.
Үрләр яулап, балкып яшә диеп
Мин дә котлыйм ихлас йорәктән.

И Тәтешлем! Жан дәвасы синдә,
Синнән газиз урын кайда бар?
Кешеләрең, әгәр саный китсәң,
Бары да хәрендәшләр, туганнар!

Чишмәләрең - җанга, тәнгә шифа,
Урамнарын нурлы, мәчетле.
Авылларның булсын килэчэге,
Кешеләрең булсын бәхетле!

Галия Гайнетдинова (2025)
1304

Оставить сообщение: