icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Время в Татышле
12:34
Sunday, 17 Августа
Рекламный баннер 990x90px top

Тәтешле районында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итүгә багышланган чаралар уздыру дәвам итә

10:20 09.11.2023 16+
Неравнодушные жительницы деревни Бургынбаш приготовили ароматные баурсаки и домашнюю лапшу для бойцов, находящихся в зоне СВО.Тәтешле районында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итүгә багышланган чаралар уздыру дәвам итә.

Әлеге изге эшкә Боргынбаш авылы халкы да бердәм кушылып, егетләребезгә токмач кистеләр, тош балладылар, каз пешерделәр.

Боргынбаш авылы халкы элек-электән үзенең бердәмлеге, уңганлыгы белән дан тоткан. Бу бүгенге көндә дә шулай. Анда зур йөрәкле, киң күңелле кешеләр яши. Изге эшкә алар беренче көннәрдән үк кушылдылар: авылдашлар бердәм булып акча да җыйдылар, йон оекбашлар да бәйләделәр, гуманитар ярдәм туплауга да зур өлеш керттеләр. Бүген инде егетләргә тәмле өй күчтәнәчләре әзерләү өчен аулак өйгә жыелдылар.

«Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз, вакытлыча ялга кайткан иде. Бу кисеп киптерелгән токмачларны, баллы тошларны, пешкән казларны аның артыннан биреп жибәрәбез. Без әлеге гамәлләребез белән туган як җылысын хәрбиләргә тапшыра алабыз икән, бу үзе зур эш бит. Бөтен теләгебез: хәрби операция тизрәк төгәлләнеп, барлык солдатлар исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын иде. Ә без алга таба да моның өчен көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышачакбыз», –

дип әйтә Боргынбаш авылы халкы.

#Своихнебросаем

4868

Оставить сообщение: