icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Время в Татышле
17:53
Среда, 5 Февраля
Рекламный баннер 990x90px top

#95ЛетиеАтнабаева

09:44 04.04.2023 16+


Әнгам АТНАБАЕВ

ЫШАНЫЧ Показать ещё

Эй ышаныч! Әкият таңнарыннан,

Хыяллардан туган ышаныч,

Сабый бала кебек гел сафлыктан,

Яктылыктан торган ышаныч!

Шул ышаныч белән алдандым да,

Алдадым да, бугай, кешене,

Тәмле, дидем әрем ачыларын,

Бигрәк ачы, дидем төчене.

Кайчагында караны ак дидем,

Кара дидем кардай ап-пакьне,

Түмгәкне дә биек тау дип йөрдем,

Акыллы дип йөрдем ахмакны.

Үкенечле алданулар белән

Яраланган еллар кызганыч;

Ләкин миндә һаман исән әле

Сабый бала кебек ышаныч.

Сабый бала кебек әкиятләргә,

Хыялларга һаман ышанам;

Ераклыктан якынлыкны көтәм,

Җылы язны көтәм кышлардан.

Түмгәкләрне тау итәсем килә,

Ак итәсем килә караны,

Юкларны да бар итәсем килә,

Юк итәсем килми барларны.

Әнкәйләр бит безне бу дөньяга

Шул ышаныч белән яраткан,

Шул ышаныч белән алдамасак,

Алданмасак иде кабаттан!

1964 ел

4228

Оставить сообщение: