icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Время в Татышле
12:41
Пятница, 18 Октября
Рекламный баннер 990x90px top

#95ЛетиеАтнабаева

02:30 22.03.2023 16+


Ал яулык

Нариман Сабитов көе Әнгәм Атнабаев сүзләре Показать ещё

Язлар җитсә, көзгә дисен,

Көз җитсә, язга дисең.

Әллә яратмыйсың, дисәм,

Өзеп җавап бирмисең.

Өзеп җавап бирмисең дә

Өзәсең үзәгемне,

Ялкын кабыздың йөрәккә,

Мин ничек түзәм инде?

Түзәр идем ялкынына,

Кердек кеше теленә:

«Кайчан туең була?» — диеп,

Биш сорыйлар көненә.

Ал яулыгыңны бәйләмә,

Аллар тиз уңа, диләр;

Бик күп йөрмә ярлар сайлап,

Яшьлек тиз уза, диләр.

Источник: https://erlar.ru/node/1332

2735

Оставить сообщение: