icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Время в Татышле
08:12
Sunday, 8 Сентября
Рекламный баннер 990x90px top

#95ЛетиеАтнабаева

02:30 25.03.2023 16+


Аккан сулар Показать ещё

Венер Улимаев, Хисмәтулла Дәүләтов көе Әнгәм Атнабаев сүзләре

Аккан сулар шундый ярсу иде,

Шундый алсу иде иртәләр!..

Йөрәгемне сиңа бүләк иттем, —

Гашыйклар бит шулай итәләр.

Минем атлап килгән юлым белән

Тиң булмаган микән сукмагың:

Бүләгемне алдың алуын да,

Ләкин аны санга куймадың.

Йөрәгемне сиңа бүләк иттем, (Эч пошканнан, бер уйынчык итеп,)

Иркәләгән булдың, кочаклап,

Уйнап туйгач, вакытлыча гына,

Ташлап киттең аны учакка.

Аккан сулар һаман ярсу микән,

Алсу микән ни соң иртәләр? —

Гашыйклар бит һаман гашыйкмын дип, (Гашыйклар бит һаман гашыйкларга,)

Йөрәкләрен бүләк итәләр.

3212

Оставить сообщение: