icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Время в Татышле
11:43
Пятница, 18 Октября
Рекламный баннер 990x90px top

#95ЛетиеАтнабаева

07:24 09.03.2023 16+
#95ЛетиеАтнабаева
#АнгамАтнабаев
#АнгамАтнабаев95
#ЮилейАнгамаАтнабаева

"ӘНГАМ АТНАБАЕВ- МӘХӘББӘТ ЖЫРЧЫСЫ" Показать ещё
Яшьлегемә кайтып барам (Яшьлеккә кайту)
Рим Хәсәнов көе Әнгәм Атнабаев сүзләре

/Заһир җыры/

Яшьлегемә кайтып барам, —
Мәхәббәтем янына,
Уйларымның зәңгәренә,
Хыялымның алына —
Мәхәббәтем янына.

Ул озатып калды мине,
Олы юлның чатында.
Утлар яна, туплар шартлый
Иде шәфакъ артында…
Олы юлның чатында…

Хушлашканда, башын иеп,
Ак күлмәкле каеннар,
Мәхәббәтем белән бергә
Ак юл теләп калдылар
Ак күлмәкле каеннар.

Рәхмәт сиңа, мәхәббәтем,
Үлемнәрдән сакладың.
Үлемнәрдән сакладың да,
Тик үзеңне тапмадың.

Юл буенда (чатында) каршылады
Ак күлмәкле каеннар,
Ак күлмәкле каеннардан
Кара шәлле кайгы бар…
Ак күлмәкле каеннар.YouTube2:52

3200

Оставить сообщение: