icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Время в Татышле
11:42
Пятница, 18 Октября
Рекламный баннер 990x90px top

#95ЛетиеАтнабаева

23:02 07.03.2023 16+
#95ЛетиеАтнабаева
#АнгамАтнабаев
#АнгамАтнабаев95
#ЮилейАнгамаАтнабаева

"ӘНГАМ АТНАБАЕВ- МӘХӘББӘТ ЖЫРЧЫСЫПоказать ещё
Ялгыз миләш
(Урал Рәшитов көе - Әнгәм Атнабаев сүзләре)

Юлым кышкы урман аша,
Тирә ягым тып – тыныч...
Тантаналы тынычлыкта,
Арта гына куркыныч.

Бара торгач, күңелемә
Хәтта шундый шик килде:
Бу дөньяда барысы да
Туңып үлгән шикелле.

Күзем төште бер ноктага,-
Тукта! - Анда кем тора.
Туңган дөнья уртасында,
Ялгыз миләш утыра.

Ул туңмаган - янып тора,
Күзләремдә кан яше.
Кемнәр өчен елый икән,
Ялгыз миләш тәлгәше?..

Әллә мине табалмаган,
Әллә сине югалткан,
Миләш телен белмимен шул,
Аңламас ул юатсам.

Гомеремнең бер мизгеле,
Урман аша юл үтте...
Туңып барган йөрәгемне,
Ялгыз миләш җылытты.4:58

3341

Оставить сообщение: