#95ЛетиеАтнабаева #АнгамАтнабаев #АнгамАтнабаев95 #ЮилейАнгамаАтнабаева "ӘНГАМ АТНАБАЕВ- МӘХӘББӘТ ЖЫРЧЫСЫ
Показать ещё
Өчпочмак
Әнгам Атнабаев
Бу дөньяда бер син генә түгел,
Сине яратучы мин дә бар,
Тик мин генә түгел,
тагын берәү —
Син яраткан кеше —
ул да бар.
Аның өчен, бәлки, сине түгел,
Ә башканы сөю шатлыктыр…
Син әйтәсең — мине артык, дисең
Ә мин әйтәм — аны артык, дим.
Бу мәхәббәт күптән таныш булган
Кагыйдәне һаман кабатлый:
Үзең яратмаган сине сөя,
Син яраткан — сине яратмый.
Гомер юлын башлап икәү уза,
Юл чатында кала өченче,
Бернең бәхете — икенчегә кайгы,
Ә кайгысы, бәлки, сөенче.
Язмыш гелән өч йөрәкне шулай
Чәкештерә гыйшык юлында…
Бу дөньяны түп-түгәрәк диләр,
Юк, түгәрәк тугел,
Өчпочмактан тора бу дөнья…
4:00
Оставить сообщение: