icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Время в Татышле
08:56
Пятница, 18 Октября
Рекламный баннер 990x90px top

#ТатышлинскаяЦентральнаяБиблиотека

17:25 25.02.2023 16+
#ТатышлинскаяЦентральнаяБиблиотека
#НашАтнабай
#Атнабаю95
#ДеньЗащитниковОтечества
Әнгам Атнабаев
Син тугелме?Показать ещё

Гөлдер -гөлдер күгәрченнәр
Гөрелдәп кулга килә...
...Эскәмиядә немец карты
Аларга җимнәр сибә.

Сөяп куйган таягы бар -
Аягы яралыдыр...
Җитмеш кенә түгел инде,
Сиксәнгә барадыр ул.

Әтием дә шушы яшьтә
Булырга тиеш иде...
Ленин каласы янында
Фашист кулыннан үлде.

Немец карты, ул вакытта
Син кайда булдың икән?
Әтиемә аткан кеше
Син түгел идең микән?

Таштан авыр, таштан каты
Сорауга аптырама.
Үпкәләмә, ачуланма,
Куркудан калтыранма.

Биш туганым исеменнән,
Әнием теле белән,
Синең кебек һәр немецка
Шушы сорауны бирәм:

- Син түгелме?
Син түгелме,
Әтине үтерүче.
Таштан авыр, таштан каты
Кайгылар китерүче?

Син түгелдер, ә бүтәндер,
Бәлки, үлгәндер күптән.
Яки җәзасыннан качып,
Башка җирне үз иткән?..

Ә шулай да ул булган бит!
Ул шушы илдә туган.
Шушы җирнең суын эчеп,
Һавасын сулап торган.

Шулай булгач, бу сорауны
Урынлы дип уйлаем,
Телем белән әйтмәсәм дә,
Эчемнән кабатлаем:
- Син түгелме?

Җавап бирү яки бирмәү -
Анысы синдә кала,
Таштан авыр, таштан каты
Соравым миндә кала:
- Син түгелме?..

Гөлдер-гөлдер күгәрченнәр
Гөрелдәп кулга килә...
...Эскәмиядә немец карты
Аларга җимнәр сибә.

3577

Оставить сообщение: