icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Время в Татышле
05:47
Суббота, 10 Мая
Рекламный баннер 990x90px top

Тыл ветераннарына дан

08:38 09.05.2025 16+
Тыл ветераннарына дан.

Вәхшиләрчә басып керде дошман,
Җәйнең алсу-аяз таңында.
Бердәм күтәрелде туган халкым,
һәм бастылар илем чагында.

Газизләрен елап озаттылар,
Ир-атларын,кыз һәм улларын.
Сыкыранган йөрәкләрен учлап,
Каш өстенә куеп кулларын.

Бу дәһшәтле сугышы йолкып алды,
Аналарның газиз баласын.
Алга ыргылды бит,явыз дошман,
Көл иттеләр авыл-каласын.

Бик күпләре кайта алмадылар,
Ватан өчен башын салдылар.
Көн аралаш кара кәгазь килде,
Ә сабыйлар ятим калдылар.

Толлар калды,карт аналар калды,
Сыгылса дә алар сынмады,
Күпме кан-яшь түкте алар
Йөрәкләрдә аһ-зар тынмады.

Сөелмичә күпме кызлар калды,
Яшь киленнәр ярын озатты.
Гомерләрне өзеп,илне таптар өчен,
Явыз Гитлер корды тозакны.

Ятимләнде илем, хатын-кызлар,
Бала-чага,картлар калдылар.
Яше-карты төпкә җигелешеп,
Тормыш йөген тартып бардылар.

Фронтка диеп йон оеклар бәйләп,
Ризыкларын өзеп бирделәр.
Илдә чыпчык үлмәс, түзәрбез без,
Җиңү тизрәк килсен диделәр.

Ачлы-туклы,иске-поскы киеп
Эшләделар көн-төн кырларда.
Сүзләрем дә җитмәс, данлар өчен,
Җырлансыннар алар җырлар да.

Илне таптар кергән фашистларны,
Тамырыннан себереп түктеләр.
Европаны азат иттеләр дә,
Берлинга ук барып җиттеләр.

Ветераннар тынычлыгын саклап,
Ак каеннар гына серләшә.
Җиңү яулап газиз башын салган,
Ветераннар рухы эндәшә.

Җиңү көнне,бердәм туган халкым,
Һәйкәлләргә чәчәк салалар.
Хөрмәт белән данлап баш ияләр,
Бер тын калып искә алалар,
Йөрәкләр дә,сыкрый яралар.

Эльвера Абдуллина-Байгазина.6май 2025ел.
201

Оставить сообщение: