icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Время в Татышле
21:36
Пятница, 21 Февраля
Рекламный баннер 990x90px top

Тәтешлемә теләкләр

19:40 18.02.2025 16+
Тәтешлемә теләкләр.
(Тәтешле районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан)

Тәтешлемнең 90 яше тулды!
Килә, дуслар, котлап китәсе.
Үткәннәрдән бүгенгегә илткән
Тарих җебен бераз сүтәсе...

20нче гасыр...Мең тугыз йөз
Утыз бишнең салкын гыйнвары.
Менә шушы чордан безнең белән
Бәйли аны язмыш юллары.

90 еллык тарих... Сугышын да,
Ачлыгын да күргән ил белән.
Сыгылмаган әмма, ныклы басып
Юлын дәвам иткән, мин беләм!

Авыллары аның гөрләп үскән,
Халкы булгач уңган, талантлы.
Юкка мени күпме читтән килгән
Кеше үз иткән бит бу якны.

Үткәннәре данлы булган кебек,
Бүгенгесе – якты, өметле.
Эзләмәгез,дуслар, таб(а)лмассыз
Безнең Тәтешлебез кебекне.

Тәтешлемнең урманнары куе,
Әри, Гәрәң ага ургылып.
Урыс, башкорт, мари, удмуртларың –
Бар да яши монда дус булып.

Челтер чишмәләрең суы көмеш,
Алтын башак – иген кырларың!
Бар мөселман тыңлый Салаватың
Һәм дә Хәнияңнең җырларын.

Атнабаең даны сине зурлый,
И Тәтешлем, шанлы төбәгем!
Сиңа атап бүген шигырь яздым,
Кабул булсын барлык теләгем!

Юныс Миннемухаметов, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.

#ТатышлинскомуРайону90
#ЮбилейТатышлинскогоРайона
#ТәтешлеАлға
#90ЮбилейТатышлы
2331

Оставить сообщение: