icon_gotop
18+
autorisation
Войти | Регистрация
Время в Татышле
09:22
Среда, 12 Марта
Рекламный баннер 990x90px top

Тәтешлем

14:44 06.02.2025 16+
Тәтешлем

Туксан яшьлек газиз туган җирем,
Горурлык син буген, Тәтешлем!
Өмет булган тәүге, кыю адым-
Исбатланган бурыч, һәр эшең

Җиңел түгел еллар юлын үтеп,
Ачысын да тойдың син аның
Кайгы-хәсрәт, шатлык күрмәгән көн
Тарихында калды дөньяңның.

Бәхет хакың күп гомердән тора-
Кадерле ул безгә шулкадәр.
«Явыз сугышларда башын салган»-
Җаның телде яман ут-хәбәр…

Герой рухын намусыңда саклап,
Кырлар шавын ерак шаулаттың
Мәскәүдә дә дан казанды кешең
Хезмәт йөген җинеп, таң атты.

Бер-бер артлы йортлар төзелгәннәр,
Күңел нуры җиргә сибелгән.
Ике тугел бер теләкне барлап,
Уңышарга халкың сөенгән.

Тырыш юлдан барган җитәкчеләр,
Елъязмалар алтын хәрефле.
Ярты гасыр без дә шаһит инде
Сөйләр сүзләр кайнар, фәһемле.

Өлкән буын өйрәтте хезмәткә,
Гөрләп торды авыл, яшәде.
Яңа көнгә яшьләр гашыйк булды,
Син Тәтешлем диеп, яшьнәде!

Рәхмәт, җирем, үстек, эчтек синең
Иң саф булган чишмә суынңы.
Атлый халкың якты киләчәккә,
Дәвам итә җиңү җырыңны.

Кая күз салсак та, кая барсак,
Без күрәбез тормыш яшәвен.
И Тәтешлем , зур тормышка сөю
Мәнге сүнми әйдә яшәсен!

Яңа буын туа, бишекләрдә
Тирбәтәбез сабый баланы.
Үсәр алар, төзер, ямьләп барыр
Синдә булган матур дөньяны!

Лиза Фатхуллина 19.01.2025


#ТатышлинскомуРайону90
#ЮбилейТатышлинскогоРайона
#ТәтешлеАлға
#90ЮбилейТатышлы
4618

Оставить сообщение: