Дорогие друзья!
07:15 05.02.2025 16+
Дорогие друзья!
Сегодня предлагаем вашему вниманию стихи о Татышлах, написанные нашей замечательной землячкой Галией Гайнетдиновой. Ее строки наполнены теплом, любовью к родным местам и глубоким уважением к истории нашего края. Пусть эти стихи вдохновят вас на новые открытия и напомнят о том, насколько уникальна и прекрасна наша малая Родина.
"Тәтешлем"
Үзәге син туган районымның,
Җитмеш алты авыл тирәңдә.
Иген үсǝ басу, кырларыңда,
Нефть ятмалары тирәндә.
Яши синдә төрле милләт халкы,
Яши алар тату, дус булып.
Ераклардан кайткан кунакларың
Карый сиңа бүген таң калып.
Сиңа кайта озын юллар үтеп,
Уфа, Казаннарга киткәннәр.
Бәйрәмеңә җыелалар бүген
Тормыш юлын синдә үткәннәр.
Казанышлар яулап яши халкың,
Спортта, төзелештә, сәнгатьтә.
Данга күмә райондашлар сине
Уңышлары белән хезмәттә.
Әнгам Атнабайлы, Каһим Әүхатовлы
Күрдем авылы үзе ни тора!?
Дөнья белгән шагыйрь - Гали Чокрый...
Башка шагыйрьләрне син кара...
Салаватың, Наиләңне күр син,
Җырларыннан күңел нечкәрә.
Хәниянең үзгә моңлы җырын
Һәркем җаны аша үткәрә.
Батырларың - халкың горурлыгы,
Һәрберсенә һәйкәл куярлык.
Иле өчен гомерен биргән алар,
Исемнәре ташка уярлык.
Аз да түгел, күп тә түгел - туксан яшең,
Ява котлау төрле төбәктән.
Үрләр яулап, балкып яшә диеп
Мин дә котлыйм ихлас йорәктән.
И Тәтешлем! Җан дәвасы синдә,
Синнән газиз урын кайда бар?
Кешеләрең, әгәр саный китсәң,
Бары да хәрендәшләр, туганнар!
Чишмәләрең - җанга, тәнгә шифа,
Урамнарың нурлы, мәчетле.
Авылларның булсын киләчәге,
Кешеләрең булсын бәхетле!
(2025)
Оставить сообщение: